ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР


Домен кемнәр өчен эшли?

Домен татар кешеләре, татар телендә сөйләшүче берләшмәләр, шулай ук татар тарихы, мәдәнияты, икътисады һәм башкалар белән кызыксынучылар өчен ачылды.


Доменның максатчан аудиториясе кем?

  • Татарстан Республикасы резидентлары;
  • Россия Федерациясе яки БДБ илләре резидентлары булган татарлар;
  • Башка илләрдә яшәүче татарлар;
  • Татарстан теле, тарихы һәм башкалар белән кызыксынучы фәнни берләшмәләр, студентлар һәм башка юридик һәм физик кулланучылар;
  • Татарлар ихтыяҗлары өчен товарлар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр;

Доменның максатлары һәм миссиясе нинди?

.TATAR домены миссиясе – Интернет челтәрен глобаль һәм җирле дәрәҗәдә үсешенә һәм киңәюенә ярдәм итү, Интернет бөтендөнья челтәрен куллану сыйфатын арттыру, дөньядагы татар җәмәгатьчелеге үзаңын үстерү, Татарстан Республикасының бердәм мәгълүмат киңлеген булдыру, темасы һәм эшчәнлеге Татарстанның милли-мәдәни байлыгы, тарихи традицияләре һәм тел байлыгына бәйле сайтларга өстәмә аудитория җәлеп итү.


Теркәүче түбәндәге максатларны өстенлекле күрә һәм аларны хуплый:

  • Интернет - хәзерге заман дөньясының аерылгысыз өлеше;
  • Интернет дөньяда татар халкына этник тәңгәллеген саклауга ярдәм итәргә тиеш;
  • Интернет татар халкының милли мирасын саклауга ярдәм итәргә тиеш.

Доменнны теркәүгә гаризаның туры килүен нинди критерийлар билгели?

Гаризада билгеләнгән домен максаты домен миссиясенә һәм максатларына туры килү.

Кем өстенлекле теркәлү хокукына ия була ала?

Домен исемнәрен өстенлекле теркәү хокукы Татарстан Республикасы дәүләт органнарына, законсыз гамәлләр кылу максатыннан домен исемнәре өченче затлар кулына эләкмәсен өчен төрле категориядәге хокукларга ия булучыларга, Интернет челтәрендә төрле проектларны тәкъдим итүче коммерцияле булмаган оешаларга бирелә. Тулырак мәгълүматны биредә карарга.

Ни сәбәпле гаризалар берничә этапка бүленеп кабул ителә?

Бу “.TATAR доменында исемнәрне теркәү кагыйдәләре һәм куллану шартлары” нда билгеләнгән, шулай ук “.TATAR доменында TMCH теркәлгән товар знакларын (хезмәт күрсәтү знаклары) өстенлекле теркәү сәясәте” ндә каралган. »

Өстенлекле теркәү чорында нинди этаплар бар?

.TATAR югары дәрәҗәдәге доменны эшләтеп җибәрү чорында берничә этап каралган:
Законсыз гамәлләр кылу максатыннан домен исемнәре өченче затлар кулына эләкмәсен өчен төрле категориядәге хокукларга ия булучылар гаризалары буенча өстенлекле теркәү үткәрелә.

  • 1 нче этап

    ICANN депозитариена кертелгән һәм The Trademark Clearinghouse (TMCH) халыкара мәгълүматлар базасында теркәлгән товар знакларына (хезмәт күрсәтү знаклары) ия булучылар гаризалары буенча домен исемнәрен теркәү. Гаризалар 2014 елның 29 августыннан 27 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны .TATAR доменында TMCH теркәлгән товар знакларын (хезмәт күрсәтү знаклары) өстенлекле теркәү сәясәтендә карагыз.

  • 2 нче этап

    Татарстан Республикасы дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары белән идарә итү органнары, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары һәм дәүләт учреждениеләре гаризалары буенча домен исемнәрен теркәү. Гаризалар 2014 елның 5-25 ноябрь көннәрендә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны .TATAR доменында дәүләт ихтыяҗлары өчен домен исемнәрен өстенлекле теркәү сәясәтендә карагыз.

  • 3 нче этап

    РФ территориясендә сакланучы товар знакларына (хезмәт күрсәтү знаклары) ия булучылар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерцияле булмаган ошемалар гаризалары буенча теркәү. Гаризалар 2014 елның 1-22 декабрь көннәрендә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны .TATAR доменында аерым категориядәге гариза бирүчеләр өчен домен исемнәрен теркәү сәясәтендә карагыз.

Доменны теркәү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Сез бөтен аккредитацияләнгән теркәүчегә мөрәҗәгать итә аласыз, теркәүчеләр исемлеге сайтта бар, тулырак мәгълүмат биредә.

Доменда исемнәрне теркәү хезмәтен күрсәтергә теләгән очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?

«Технический Центр Интернет» ЯАҖ «Татарстан Республикасы Региональ доменының Координацион үзәге» ҖЧҖ белән килешү нигезендә .TATAR югары дәрәҗәдәге домен идарәчесе буларак оешмаларны .TATAR доменында икенче дәрәҗәдәге домен исемнәрен теркәүчеләр итеп аккредитацияли. Юридик зат (оешма) Россия Федерациясе резиденты булса да, булмаса да теркәүче булырга мөмкин. Мәҗбүри шарт – оешмаларның домен исемнәрен теркәүче буларак гамәлдәге ICANN аккредитациясе булуы. Мөрәҗәгать итәргә теләсәгез, Элемтәләр формасын файдаланыгыз һәм сезгә һичшиксез безнең белгечләр җавап бирәчәк.

Домен исеме теркәлү өчен бушмы-юкмы икәнлеген ничек тикшерергә?

Бу максатта сез WHOIS сервисын куллана аласыз.