НИЧЕК ТЕРКӘҮЧЕ БУЛЫРГА

«Технический Центр Интернет» АҖ «Татарстан Республикасы Региональ доменының Координацион үзәге» ҖЧҖ белән килешү нигезендә .TATAR югары дәрәҗәдәге домен идарәчесе буларак оешмаларны .TATAR доменында икенче дәрәҗәдәге домен исемнәрен теркәүчеләр итеп аккредитацияли. Юридик зат (оешма) Россия Федерациясе резиденты булса да, булмаса да теркәүче булырга мөмкин. Мәҗбүри шарт – оешмаларның домен исемнәрен теркәүче буларак гамәлдәге ICANN аккредитациясе булуы.

гамәлләр тәртибен

  • 1 нче этап

    Элемтәләр өчен форманы файдаланып, ирекле формада гариза җибәрү.

  • 2 нче этап

    Аккредитация турында Килешү имзалау

  • 3 нче этап

    .TATAR домены реестрыннан файдалануга рөхсәт алу өчен «Технический Центр Интернет» АҖ ндә техник сынаулар үтү.

  • 4 нче этап

    Аванс түләүне кертү һәм эшли башларга мөмкин!