Белгечләр сүзләренчә, Татарстан домены .рф зонасы язмышын кабатлый ала.
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов .tatar югары дәрәҗәдәге яңа доменда кайчан сайтлар ачып булуы турында хәбәр итте. Беренче чиратта атаклы брендларга өстенлек биреләчәк, киләсе этапларда сайтларын дәүләт хакимияте органнары һәм компанияләре терки алачак, аннары – 2015 ел мартында – калган бөтен теләүчеләр сайтларын терки алачаклар. ТР элемтә министрлыгында .tatar доменында ел саен 50 - 70 мең домен исемнәре теркәлер дип өметләнәләр. Ләкин «БИЗНЕС Online» сораштырган белгечләр бизнес арасында доменга зур ихтыяҗ булуында шикләнәләр.
БАШТА БИЗНЕС, АННАН ХАКИМИЯТ, АННАРЫ БӨТЕН ТЕЛӘҮЧЕЛӘР
.TATAR югары дәрәҗәдәге доменда теркәлү бөтен теләүчеләр өчен 2015 ел языннан мөмкин була – ачык теркәлү 23 марттан башлана. Әмма аңарчы өстенлекле һәм премиаль теркәлү уздырылачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортындагы брифингта Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
2014 елның 29 августыннан 27 октябрьгә кадәр доменда исемнәрен атаклы брендлар терки ала, әйтик, Coca-Cola, «Татнефть», КАМАЗ — шундый теләкләре булса. Өстенлекле теркәү шартларын адреслар һәм номерларны бүлүче интернет корпорация - ICANN коммерцияле булмаган оешма тарафыннан, шәхси затлар башкаларга сату максатыннан аларга катнашы булмаган эре брендлар адресларын терки алмасын өчен, билгеләде.
Өстенлекле теркәүнең икенче этабында, 5 – 25 ноябрьдә, доменда именәрне Татарстан дәүләт хакимияте органнары терки ала. «Татарстан Республикасының бөтен муниципаль берәмлекләре әлеге доменда теркәләчәк. Һәрхәлдә, алар өчен исенәр броньлана», — диде Шәйхетдинов. Министрлык пресс-секретаре Юлия Гараева искәрткәнчә, әлегә муниципаль берәмлекләрнең мәҗбүри рәвештә .tatar доменына күчү турындагы карар юк. «Әмма бу .ru доменнынан баш тартырбыз дигән сүз түгел», — дип аңлатты ул «БИЗНЕС Online» газетасына.
Өстенлекле теркәүнең өченче этабы 2014 елның 1 – 21 декабрь көннәрендә үтәчәк. Доменны теркәү хокукы товар знаклар ияләре, ММЧ һәм коммерцияле булмаган омешмалар алачак. Исемнәрне сатудан килгән акчалар «ТР Региональ доменының координацион үзәге» ҖЧҖ кә бара, аны оештыручылар ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге һәм ІТ-парк, һәм домен инфраструктурасын тотуга, ICANN корпорациясенә түләүләргә юнәлдереләләр.
2015 ел февралендә премиаль теркәү башлана. Ул шулай ук берничә этапка бүленә һәм иң кыйбат бәягә популяр сайтлар исемнәре сатылачак. Әйтик, neft.tatar доменын сатып алырга теләүчеләр булса, сатулашырга туры киләчәк.
Теләүчеләр аккредитацияләнгән теркәүчеләр аша ресурсларын терки ала. Алар барлыгы бишәү була, өчесе инде билгеле - webnames.ru, reg.ru һәм salenames.ru.
Техник яктан .tatar адресы буенча беренче сайтлар 29 августтан эшли башларга тиеш иде, ләкин андый сайтлар бармы-юкмы ТР элемтә министрлыгында әйтә алмадылар.
Искәрик, югары дәрәҗәдәге доменны булдыру турында карарны Татарстан хакимияте кабул итте – 2012 ел гыйнварында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча координацион үзәк оештырылды, ул .tatar доменын алуга гариза бирде. Гариза 2012 елның 12 гыйнварында бирелде, ә киләсе елның июнь аенда уңай җавап алынды: координацион үзәк ICANN корпорациясе белән югары дәрәҗәдәге домен белән идарә итү өчен килешү имзалау хокукын алды. .Tatar домены инфраструктурасына комлекслы хезмәт күрсәтү өчен җавап бирүче ресурның техник операторы итеп «Технический центр «Интернет» ЯАҖ билгеләнде (.ru, .рф һәм .su милли доменнарында төп реестрны һәм теркәүне дә алып бара).
Әлеге компания генераль директорының беренче урынбасары Марина Никерова «БИЗНЕС Online» га сөйләгәнчә, фаразларга караганда, .tatar доменында теркәүләр һәм потенциаль кулланучылар саны 8 миллионнан арта ала (бүген элемтә министрлыгы пресс-релизында бу санга аңлатма табылды: дөньяда татар халкы саны якынча 8 миллион кеше дип исәпләнә – автор искәртмәсе). Сайтлар татар, рус һәм инглиз телләрендә булачак. Шулай ук аның каравы буенча, яңа сайтларны ясау кирәк булмас – инде эшләп килгән ресурсларга челтәрдә яңа исем алу гына кирәк булачак. Шул ук вакытта ул фаразлаганча, якындагы 2-3 елда теркәлүләр саны 60-70 меңнән дә ким булмый, аларның 40-50 %, эшләп килгән сайтларның яңа адреслары түгел, ә яңа сайтлар була.
«ДОМЕН 20 МЕҢ ДОЛЛАРГА ДА САТЫЛА АЛА»
.Tatar доменында адреслар бәяләре алдан әйтелгән теркәүчеләр арасындагы конкурентлык нигезендә формалашачак, дип билгеләде министр. Теркәүчеләргә күпләп сату бәясен, коммерция серенә сылталап, Шәйхетдинов атамады. Шулай да, «БИЗНЕС Online» корреспондентына Мәгълүматлаштыру технологияләре үзәге генераль директоры Азат Вәлиуллин аңлатканча, координацион үзәк теркәүнең премиаль этабыннан төп керем көтә, анда теләүчеләр кыйбатка сайтларына иң популяр исемнәрне сатып ала алалар
Шәйхетдинов сүзләренчә, .tatar доменында исем сатып алу, ә ул 2015 ел мартында башлана, мөгаен, интернетта исем теркәүнең уртача бәясе тирәсендә була – 350 сум.
Югары дәрәҗәдәге домен өчен Татарстан күпме түләгән? Министр сүзләренчә, бөтен түләүләр күләме 185 мең доллар тәшкил итте. «Домен хәзер икътисадый яктан мөстәкыйль, бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итми, чөнки проектның коммерция өлешеннән кереме бар, — дип сөйләде Шәйхетдинов. – Доменнар бушка гына таратылмый – аларны сатып алалар. Теркәүнең премиаль этабы әлеге доменга чыгымнарны каплый ала. Домен 10, я 15, я 20 мең доллар да тора ала”. Элемтә министрлыгы матбугат хезмәте искәрткәнчә, $185 мең — бурыч акчалар, аны “ТР региональ домены координацион үзәге” ҖЧҖ түләде. Бизнес-план буенча бу акча биш елда кайтарылырга тиеш.
Министр сүзләренчә, домен исемнәренең 10 - 15% премиаль сегментта теркәләчәк. «БИЗНЕС Online» корреспонденты соравына җавап биреп Шәйхетдинов аңлатканча, ел саен 50-70 мең домен исеме теркәләчәк.
“Бу домен милли-мәдәни, тарихи. Ләкин интернет челтәре шундый киң һәм төрле, ул, әлбәттә, әле икътисадый яктан да файдалы булачак”, — дип ассызыклады Шәйхетдинов. Аның сүзләренчә, дөньядагы 8 миллион татар өчен бу тарихи һәм милли тамырлары белән үзен тәңгәлләштерү өчен өстәмә мөмкинлек.
«МӘЗӘК АТАМАЛАР БУЛУЫ ДА ИХТИМАЛ, CHAKCHAK.TATAR, КЕБЕК, ӘММА...»
«БИЗНЕС Online» газетасы сораулар биргән белгечләр фикеренчә, домен бизнес өчен кызыклы булмый.
Нияз Гәрәев — интернет-реклама агентлыгы «Реаспект» ҖЧҖ генераль директоры:
— .Рф доменыннан сайтларны сез еш очратасызмы? Ә ничек шау-шу килеп аны эшләтеп җибәрделәр? Минем фикеремчә, болар барысы да ясалма оешмалар - .рф да, .tatar да. Коммерциядә алар яши алмый. Беренчедән, бездәге күпчелек компанияләр федераль базарга эшли, ә .tatar домены сәер булачак. Икенчедән, эзләү системалары шул ук .рф домены урынына .ru китереп чыгаралар. Дөрес, имидж ягыннан бу кызык, ләкин, минемчә, мәгълүматка сәбәптән ерак китмәс, нишләтсәң дә, безнең клиентлар .ru һәм .com доменнарын сайлый.
Мәзәк атамалар булуы да ихтимал, chakchak.tatar кебек, әмма андый атаманы сайлау да кыска вакытка планнарны күз алдында тота, озак вакытлы перспективага түгел. Шул ук коммерция ягын карасак та, әлеге доменда теркәлү максаты дөрес түгел, бу кечкенә тар базарга юнәлдерелгән продукт.
Бәясенә килсәк, бу исемгә һәм теркәүчеләргә бәйле. Гадәттә, елына уртача бәя 150 сумнан 600 сумга җитә, бушка да табып була, 100 мең долларга да табып була.
Марат Машков — «Ру Промо» генераль директоры:
— Мондый домен бик тар региональ продукт һәм тар базарга юнәлдерелгән, һәм, мөгаен, аның төп максаты – республика белән ныклы бәйләнештә булган һәм Татарстаннан читтә эшләргә җыенмый торган бизнес белән эшләү. Димәк, шундый бәйләнештә булганнар яки .ru зонасында исемнәре калмаганнар мөрәҗәгать итәчәк. Мөгаен, ул безнең дәүләт ресурсларына кирәк, алар хәзерге вакытта өченче дәрәҗәдәге доменнарда урнашканнар. Шулай ук исәкәртим, .tatar доменыннан сайт адресы колакка сәеррәк булачак, .ru булмавын, ә .tatar икәнен беренче арада искәртергә кирәк булачак. Әйтик, яңа бизнес өчен бу файдага булмый. Бәясе буенча фаразлау авыр, мөгаен, .tatar доменында исем бәясе кыйбатрак булыр.
Дмитрий Демидов — интернет-маркетинг буенча белгеч:
— Минем фикеремчә, домен интернетта татар милләтенә бәйле булган эшчәнлекнең бөтен юнәлешләрендә, дөнья интернетында үзеңне тәңгәлләштерү билгесе буларак, популяр булачак, .tatar доменын теркәү вакытында да шулай иде. Бурычларга килсәк, бу дөнья интернетында татар милләтенең берләшүе. Бу домен матур һәм яхшы яңгырый, шуңа күрә бизнес анда теркәлергә теләр.
Ваклап сатуда, минемчә, бөтен яңа зоналардагы кебек, 600 сумнан 3мең сумга кадәр җитәчәк.
Илдар Нигъмәтуллин, Кира Маслова
Бизнес-Онлайн