.TATAR ДОМЕНЫНДА БЕРЕНЧЕ 20 ДОМЕН ИСЕМЕ ТЕРКӘЛДЕ
.TATAR ДОМЕНЫНДА БЕРЕНЧЕ 20 ДОМЕН ИСЕМЕ ТЕРКӘЛДЕ

Бүген .TATAR югары дәрәҗәдәге яңа доменда исемнәрне өстенлекле теркәүнең беренче этабына йомгаклар ясалды. Ике ай дәвамында домен исемнәрен текрәүгә гаризаларны The Trademark Clearinghouse (TMCH) халыкара депозитарийга кертелгән товар знаклары ияләре бирде. Әлеге этапта 20 домен исеме теркәлде, алар арасында - amazon.tatar, facebook.tatar, google.tatar, microsoft.tatar, youtube.tatar, innopolis.tatar һәм башкалар.

.TATAR доменында 2015 елның 23 мартында башланучы ачык теркәүгә кадәр тагын берничә этап узачак: Татарстан Республикасы хакимият органнары гаризалары буенча домен исемнәрен теркәү һәм Россия Федерациясе территориясендә саклаунчы товар знаклары ияләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерцияле булмаган оешмалар гаризалары буенча домен исемнәрен теркәү. Аннан соң премиаль теркәү була, анда сайтларына иң яхшы исемне алырга теләүчеләр домен исемен махсус бәягә терки алачак.

.TATAR  доменында теркәү этаплары турында тулырак мәгълүматны теркәүче сайтында белеп була.

Домен исемен теркәү өчен аккредитацияләнгән теркәүчегә мөрәҗәгать итү яисә теркәүче сайтында гаризаны калдыру кирәк.

2015 елның 23 мартыннан башлап .TATAR доменында домен исемен һәр теләүче тотрыклы бәя буенча терки алачак.

Искәртик, .TATAR домены татар этно-лингвистик берлегенең интернет-ресурсларын ачуга юнәлдерелгән, шулай ук татар булмаган берлекләргә Татарстан Республикасы белән танышу, аның социаль, милли, тарихи үсеше турында белү мөмкинлеген тәкъдим итә.

«.TATAR доменында теркәүнең беренче нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2012 елдан министрлык югары дәрәҗәдәге доменны теркәү буенча башкарган эш мөһим һәм кирәк. Без Microsoft, Google һәм Instagram теркәлүгә шат, - дип билгеләде ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - .TATAR домены фәнни һәм бизнес даирәләре, иҗтимагый оешмалар, шулай ук Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдәге артып торучы интернет-кулланучыларга яңа мөмкинлекләрне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Без татар интернеты дип тә аталучы доменны булдыру буенча мөһим эш башкарабыз».

«.TATAR домены доменнар киңлегендә юлын башлады һәм яхшы гына башлады, бигрәк тә аның үзенчәлекле булуын исәпкә алсак. Юкка гына .TATAR доменында бөтен дөньяда атаклы булган компанияләр домен исемнәре белән идарә итүчеләр булмагандыр, алар аның мөмкинлекләрен күрә. Ышанам, без доменның даими рәвештә үсешен һәм күп төрле кызыклы ресурслар ачылуын күрәчәкбез», - дип әйтте «Технический центр «Интернет» ЯАҖ генераль директорының беренче урынбасары Марина Никерова.



ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Исемлекекә кире кайту