.TATAR ДОМЕНЫНДА ИСЕМНӘРНЕ ӨСТЕНЛЕКЛЕ ТЕРКӘҮНЕҢ ӨЧЕНЧЕ ЭТАБЫ 22 ДЕКАБРЬДӘ ТӘМАМЛАНА
.TATAR ДОМЕНЫНДА ИСЕМНӘРНЕ ӨСТЕНЛЕКЛЕ ТЕРКӘҮНЕҢ ӨЧЕНЧЕ ЭТАБЫ 22 ДЕКАБРЬДӘ ТӘМАМЛАНА

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә: .TATAR доменында Өстенлекле теркәү сәясәте буенча 22 декабрь көнне заказ бирүчеләрнең аерым категорияләре өчен өстенлекле теркәлүнең өченче этабы тәмамлана. Теркәүгә гаризаны аккредитацияләнгән теркәүчеләр аша һәм теркәүче сайтында биреп була.



Агымдагы этап кысаларында домен исемен теркәү мөмкинлеге Россия Федерациясе территориясендә сакланучы товар знаклары ияләренә (хезмәт күрсәтү знаклары), шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә.



Гаризалар 2014 ел 22 декабрь көнне 12:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.



ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Исемлекекә кире кайту